СПОРТ КӨНДӘЛЕГЕ: киләчәк уеннары 17-18 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Киләчәк (фиджитал) уеннары" фестивале узды. Ярышлар виртуаль һәм реаль спортны берләштерә. Анда катнашучылар фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол һәм фиджитал-хоккейда ярышты. Башта командалар уен приставкаларында уйнады, аннары чын спорт мәйданчыкларына чыкты. 🏒 Фестивальдә КАМА TYRES данын яклаган “Носороги” һәм “Таret” командалары фиджитал-хоккей ярышында чыгыш ясады. 🥉 Валерий Мозокин (НЗГШ), Никита Максимов (ТД) һәм Павел Турцев (НЗГШ) составындагы “Носороги” командасы өченче урын яулады. “Таret” командасында йөк шиналары заводы хезмәткәрләре Илнур Хисмәтуллин һәм Булат Шәйхуллов чыгыш ясады. 💪 Афәрин, егетләр!